Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кыргый этләр белән очрашканда нишләргә?

Яз – этләрнең иң куркыныч вакыты, чөнки бу чорда алар ана этләрне саклый. Әгәр дә сукбай этләр өере каршыгызга килеп чыкса, алардан дөрес саклану турында берничә киңәш белән уртаклашабыз.

Ачык урыннарда йөгереп качмагыз.

Сукбай этләр исән калу өчен төркемнәргә берләшә. Әгәр дә качарлык ышык урын булмаса, ачыклыкта алардан йөгереп котылырга маташмагыз да. Этләр кешегә караганда җитезрәк һәм йөгереп, корбанга әвереләсез. Хайван сезне куып җитәчәк һәм аягыгыздан тешләячәк.

Ышыкланыр яки киртә булырлык урын эзләгез.

Әгәр дә 5-10 метр ераклыкта гына ышыкланыр урын (подъезд, автомобиль яки башка төрле качар урын) булса, ничек тә барып җитәргә тырышыгыз. Әгәр дә булмаса, киртә булырлык әйбер (койма, стена яки агач) эзләгез. Аркагызны сакларлык һәм этләр сезне чолгап алмаслык итеп басыгыз. Эт һәрвакыт аркага сикерергә һәм аяктан эләктереп алырга тырыша. Әгәр дә ул аягыгызны тешләсә, сез егылачаксыз һәм алар корбанына әйләнүегез бар.

Саклану өчен кул астындагы әйберләрне кулланыгыз.

Әгәр дә этләр якынайса, ике арада барьер булдырыгыз. Моның өчен теләсә нинди әйбер бара: сумка, рюкзак, зонт, таяк, таш яки, хәтта, куртка. Эт беренче чиратта шул әйберне тешләячәк һәм сезнең чигенергә вакытыгыз булачак. Ачылган зонт хайванны өстәмә куркытачак. Барьерны каршыгызда тотып, әкрен генә ышыкланыр урынга таба хәрәкәтләнегез.

«Перцовый» баллон – нәтиҗәле чара.

Этләр исләрне бик тә яхшы тоя. Баллонны, кулыгызны алга сузып һәм хайванның битенә юнәлтеп, сиптерегез. Төркемдә һичшиксез, «вожак» була, шуңа, иң алдан аны сафтан чыгарырга тырышыгыз.

Электрошокер – куркыту чарасы.

Аның кнопкасына баскач, хайваннарны куркытучы тавыш һәм озон исен чыгарып, көчле ток разряды барлыкка килә. Эткә кагылмыйча да, аны куркыту өчен, электрошокерны активлаштыру да җитә.

Паникага бирелмәгез.

Сукбай этләр белән очрашу салкынканлылык таләп итә. Алар адреналин исен сизә һәм сезнең курку никадәр көчлерәк, этләр шуның кадәр агрессивракка әйләнә. Тыныч булырга һәм үзегезне ышанычлы тотарга тырышыгыз.

«Эт туйлары»н әйләнеп узыгыз.

Яз – сукбай этләрнең «туй» чоры. Ата этләр, «кәләш»ләрен саклау өчен, бик тә агрессивка әйләнә. Әгәр дә шундый төркемне очратасыз икән, ул урынны бик ерактан ук читләп үтүегез хәерле.

Игътибар!

Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, этләр белән очрашкан вакытта куркынычны киметә һәм һөҗүм итә калсалар – үзегезне яклый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев