Яшел Үзәннең Комсомольская урамындагы 36нчы йортны сүттеләр. Бу йорт биредә яшәүчеләр өчен, ә биредә тугыз гаилә яши, күптән куркыныч тудырган иде инде.
Авария хәлендәге йортлардан яңа йортларга күчерү программасы буенча 3 гаилә яңа фатирлы булган, 4 гаиләгә вакытлыча яшәп тору өчен торак бирелгән, калган икесе гражданнарны күчерү программасы буенча төзелә торган йорттан фатир көтә, дип хәбәр итә ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.
Денис Анисимов фотосы.
Нет комментариев