Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күпсанлы эстрада җырлары автор вафат

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин вафат

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып хезмәт иткән, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гыйсметдин бакыйлыкка күчте. 

Бу хакта үзенең сайтында Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә һәм кайгы уртаклаша. 

Хушлашу 7 ноябрь көнне сәгать 10.00дә “Казан нуры” мәчетеннән булачак.   

Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдинов 1949 елда Чуашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында дөньяга килә. 1971 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975-1990 елларда “Чаян” журналында эшли. 2002 елдан ул ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 2003 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.   

Д.Гыйсметдин укучыларга язучы-сатирик, шагыйрь һәм күпсанлы эстрада җырлары авторы буларак та яхшы таныш. 

Чыганак, фото: Руслан Матбугатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев