Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күп балалы әниләр пенсиягә иртәрәк китә

2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63е – биш һәм аннан да күбрәк, 113е – дүрт, 671е өч бала тапкан.

Өч балалы хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк – 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, мондый хокук дүрт елга алданрак – 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк балалылар пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.

Пенсияне вакытыннан алда билгеләгәндә аерым шартлар үтәлергә тиеш. Аның өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта, күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүчеләргә дә кагыла.

Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакыты (гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына – 1,8, икенче баланы караган өчен – 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә.

«Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан күпфункцияле үзәккә яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин. Әниләр, шулай ук, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә ала», – дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Югарыда әйтелгән мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (бушлай) өстәмә консультация алырга мөмкин.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев