Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Имин товар – кулланучы ышанычы» девизы астында чаралар узачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шул сәбәпле, 2026 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр Роспотребнадзорга караучы федераль гигиена һәм эпидемиология үзәкләре тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк.
Үз сорауларыгыз белән эш көннәрендә 8.00 – 12.00 һәм 13.00 – 16.30 сәгатьләрендә түбәндәге телефоннарга шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз:
Зеленодольск филиалының консультация пункты: (84371) 5-72-63
Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге (тәүлек буе): 8-800-555-49-43
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев