Красницкий авылыннан МХО зонасына гуманитар ярдәм юлланды
Яшәеш

Красницкий авылыннан МХО зонасына гуманитар ярдәм юлланды

Бүген Татарстан Республикасы МХО ветераннары ассоциациясе исеменнән Зеленодольск районының Красницкий авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларга гуманитар ярдәм озатылды.

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

МХО зонасына барлыгы ике КАМАЗ йөк машинасы белән гуманитар йөк җибәрелде. Аның составында дроннардан саклаучы одеяллар, мичләр, су өчен махсус кублар, УАЗ автомобиле, шулай ук мобиль ут төркемнәре өчен дроннарга каршы куллану өчен 100 турель бар.

Әлеге ярдәмне әзерләүдә һәм җыюда катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә, оешмаларга һәм волонтёрларга зур рәхмәт белдерәбез.

Бердәмлек һәм ярдәм — җиңүгә зур өлеш кертә!


Нет комментариев