Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Көтүчене, аның атын һәм этен, сарыкларны яшен сугып үтергән

***

Карачаево-Черкесиядә көтүчене, терлекләрне һәм атны яшен сугып үтергән. Ир-ат һәм аның аты ята торган кадрлар социаль челтәрләрдә 19 июльдә таралган. Алар янында сарыклар һәм көтүченең эте үләксәсе дә бар. 

Көндез яшен шундый көчле була, ул 10 метр тирәлектәге бар тереклекне үтерә. Ир-ат белән сарыклар арасында якынча шулкадәр ераклык. Көтүче ат өстендә булса да, исән кала алмаган.

Ярты көн узгач, прокуратура тикшерү башлану турында хәбәр иткән.

«17 июльдә Карачай районында Шайлыкъ-Сырт тирәсендә ир-ат һәм берничә хайван үләксәсе табыла. Якынча версия буенча алар яшен сугудан үлгән», – диелә прокуратура хәбәрендә.

Тикшерү бара.

Интертат

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев