Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Коточкыч видео: урам эте укучы кызга һөҗүм иткән

Түбән Камада бер урам эте укучы кызга һөҗүм иткән. Хәзерге вакытта ул әле дә ирекле рәвештә урамнар буйлап йөрүен дәвам итә. Кызның гаиләсе бер елга якын башкарма комитет белән судлаша.

Әлеге хәл Зур Афанасовта була. Гөлназ Габдуллинаның сүзләренә караганда, ул 9 яшьлек кызы белән урамда йөри, кинәт балага эт һөҗүм итә – йөзенә ябыша. Кызны уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә китерәләр. Табиблар йокы артериясенә могҗиза белән генә зыян килми калган дип, белдерә. Укучыга котыру чиреннән 11 укол ясыйлар, алда аны тагын берничә вакцина көтә. Ул әле дә шок хәлендә – төннәрен куркып уяна.

Суд билгеләвенчә, җаваплылык башкарма комитетта ята – алар этләрне аулаучылар белән контракт төземәгән була. Җинаятьне ачыкланмаган затларга ачалар, 300 мең мораль компенсация түләргә кушалар, тик түрәләр шикаять бирә. Хәзерге вакытта эш тукталган. Этне исә берәү дә тотмаган.

Mash Iptash | Мэш Иптэш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев