Кондиционер инфекция чыганагы була аламы?
Роспотребнадзор кисәтә! 17 июльдә кондиционерның туган көне билгеләнүен белә идегезме? Бик гадәти булмаган көн, әмма бу төр җайланмаларны җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә катнашы булганнар өчен ул бик якын
Беренче тапкыр һава чистарткычлар турында 19нчы гасыр ахырында телгә алына. Франция галиме Шабаннес биналарда һаваны чистарту өчен прибор уйлап таба. Әмма аның барлык концепцияләре 20нче гасыр башында, инженер Кэрриер беренче кондиционерны уйлап тапкач файдаланылган.
Әлеге прибор үз эшчәнлеге белән бинадагы микроклиматны яхшыртырга һәм дымлылык дәрәҗәсен нормальләштерергә тиеш булган. Ә заманчага охшаш системалар 1931 елдан, аммиак урынына кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган фреон куллана башлагач барлыкка килә. Бүген кондиционер көндәлек тормышта гына түгел, күпчелек заманча производстволарда да иң кирәкле приборларның берсе булып тора.
Роспотребнадзор аларны куллануның гомуми кагыйдәләре барлыгын искә төшерә, аларны үтәгәндә бинада кеше өчен куркынычсыз микроклимат булырга тиеш.
Төп кагыйдә – температураның кискен үзгәрүеннән сакланыгыз. Суытыла торган бинадан урамга чыкканчы, берникадәр вакыт кондицияләнмәгән эш бүлмәләрендә басып торырга кирәк. Һәм киресенчә, әгәр урамда бик эссе икән, кондиционер эшли торган бинага шундук кермәгез.
Эссе вакытта температураны әкренләп – сәгатенә 2-3 градуска төшерергә кирәк.
Кондиционердан иң якындагы эш урынына кадәр ара ике метрдан да ким булмаска, бүлмәдәге тәрәзәләр һәм ишекләр ябык булырга тиеш.
Салкын тидермәс өчен, әлеге җайланманың эш режимын дөрес сайларга кирәк. Эш урынында һава температурасының оптималь кыйммәте плюс 22-25°С.
Кондиционер озак хезмәт итсен һәм кеше сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен, аңа профилактика үткәрергә кирәк. Ул барыннан да элек фильтрация системасына кагыла.
Кондиционерларны тулысынча чистарту, юу, дезинфекцияләү елга бер тапкыр башкарылырга, тышкы блогына хезмәтне сервис үзәкләре күрсәтергә тиеш
Климат техникасына хезмәт күрсәткәндә, җитештерүченең тәкъдимнәрен исәпкә алып, рөхсәт ителгән юу чараларын кулланырга кирәк.
Кондиционерны дөрес эксплуатацияләү һаваның уңайлы температурасын булдырырга мөмкинлек бирә, ә вакытында хезмәт күрсәтү аның иминлеген гарантияли.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев