Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Көндез укучыларга каршылык юк: Студентларга, эшкә урнашсалар да, пенсия түләнәчәк

Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашу, 23 яше тулмаган көндезге бүлектә укучы студентлар өчен, туендыручысын югалту буенча иминият яки социаль пенсия алуга каршылык булып тормый.

Туендыручысын югалту сәбәп­ле пенсия алучы  мәктәп  тәмамлау­чыларга 18 яшь тулгач,  пенсия тү­ләү автомат рәвештә 31 августка ка­дәр озайтыла. Югары уку йорты­­на яки көллияткә укытуның көн­дезге  формасына  кергән оч­рак­­та, түләүләрне озайту өчен, алар­га клиент хезмәтенә уку уч­реж­дениесеннән тиешле документ­ларны тапшырырга кирәк булачак.

Пенсиясенә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студент­ларга эшкә урнашу чорында өс­тә­мә түләү каралмаган. Шул ук ва­кытта законнарда искәрмәләр дә бар:  көндезге бүлектә белем алу­чы инвалид балаларга, балачак­тан инвалидларга, укулары тәмам­ланганчы,  23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү тук­татылмый.

Шулай ук, вакытлыча эшкә мәш­гуль­лек хезмәте юлламасы буенча урнаштыру чорларында, мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча җәмәгать эшләрендә кат­на­шу һәм каникул вакытында хезмәт шартнамәләре буенча студентлар отрядларында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек өчен түләүләр алу чорында иминият яки социаль пенсия алучыларга өстәмә түләү бирү дәвам итә.

Көндезге бүлектә укучылар эшкә урнашкан очракта, аларга Татарстан Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә белешмә бирергә кирәк. Белем бирүнең читтән торып уку формасына күчкән яки укуны туктаткан очракта да мәгъ­лүматларның үзгәрүе турында хәбәр итү зарур.

Сораулар булган очракта сез, 8-800-100-00-01 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә  шалтыратып, консультация ала аласыз.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев