Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Колак сәламәт булсын өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Табиб-отоларинголог Айгөл Газизова бу уңайдан киңәшләрен бирде

– Ник авырта? Колак авырулары ел фасылына бәйле. Әйтик, җәен, кеше су коенган чорда отит (колак ялкынсыну) очраклары арта. Көз, кыш, яз айларында – ОРВИ белән авыручылар күбәя. Бу, үз чиратында, үлекле отит очраклары артуга китерә. Балалар арасында аеруча еш күзәтелә ул. Вакытында дәваламасаң, алар хроник чиргә әйләнә. Гомумән, колакка бәйле бер генә билге, үзгәрешне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый.

– Колакчын. Колакчыннар бик зур зыян сала. Көн саен аннан акыртып музыка тыңласаң, чукракланырга да мөмкин. Вакуумлы колакчыннар исә колак ялкынсынуга китерә.

– Мамыклы таяк. Колакны мамыклы таяк белән чистартырга ярамый. Гел-гел таякчыклар белән чокып торганда, сагызы эчкәрәк кереп тыгызлана, нәтиҗәдә ишетүне тоткарлый. Ул гына да түгел, саксыз куллансаң, мамыклы таякчык ярдәмендә колак пәрдәсен тишәргә мөмкин. Монысы аяныч булырга, үлем-китем белән тәмамланырга мөмкин.

– Колак сагызы. Аның колакка бер зыяны да юк. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: җәй көне ул еш кына баш бәласенә әверелә. Ник дигәндә, су коенганда колак сагызына пычрак су эләксә, анда төрле зарарлы микроорганизмнар үрчи. Нәтиҗәдә, колак авырта.

– Ник начарлана? 25 яшьтән соң кеше начаррак ишетә башлый. Бу – табигый хәл. Кемдер моны сизә. Икенче берәүләр бу үзгәрешкә игътибар да итмәскә мөмкин. Эш урынында артык көчле тавыш булганнарның, музыканы кычкыртып тыңларга яратучыларның да ишетү сәләте начарая. Ул нәселдән дә күчәргә мөмкин. Нәселендә начар ишетүчеләр булган кешеләргә елга бер тапкыр булса да лор табибына яки сурдологка күренергә кирәк.

Колак турында 5 факт

  • Кешенең колагы гомер буе үсә. Ел саен ул якынча 0,2 миллиметрга зурая.
  • Колакта утыз меңләп сизгер күзәнәк бар. Алар ярдәмендә кеше төрле ешлыктагы 3,5 меңнән артык тавыш дулкынын аера ала.
  • Хатын-кызлар югары ешлыктагы тавышны яхшырак ишетә. Ир-атлар исә тавышның кайсы яктан, нинди ераклыктан ишетелүен төгәл ачыклый ала.
  • Менингит, кызамык кебек чирләргә каршы ясалган прививкалар балаларның колак аппаратын да саклый. Артык көчле музыка яңгыраган бүлмәдә озак торган кешенең иммунитеты какшый. Тавыш 65 Децибелдан артса, кешенең пульсы начарлана, 140тан артса – колагына зыян килә. 200 Децибелдан югары булса, кеше үләргә дә мөмкин.


 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев