Көчле салкыннар аркасында ике хатын-кыз вафат булган
***
17 февральдән 18енә каршы төндә Малаяз авылында яшәүче 63 яшьлек хатын өендә өшеп үлгән. Билгеле булганча, ул шәхси йортта үзе генә яшәгән булган. Аның гәүдәсен ягылмаган мич янында тапканнар.
18 февральдән 19 февральгә каршы төндә Юныс авылында яшәүче 54 яшьлек хатын туңып үлгән. Ул ире белән яшәгән, фаҗига вакытында ире эштә төнге дежурлыкта булган. Урам уртасында яткан хатынның гәүдәсен күршеләре тапкан. Шаһитлар сүзләренчә, ул өске киемдә булган, ләкин аяк киеме булмаган.
Бу гаилә авыл Советында уңай дип бәяләнә. Хатын-кызлар үлеменең хәл-шартлары һәм төгәл сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев