Көннәр җылыну белән балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә эләгү куркынычы да бермә-бер арта
Бу чорда автомобильчеләргә дә, ата-аналарга да һәм балаларның үзләренә дә бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Шул уңайдан, агымдагы елның 23 маеннан 5 июненә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Игътибар – балалар!» акциясе барачак.
2022 елның 4 аенда Татарстан Республикасы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 3 бала һәлак була, ә 104е җәрәхәтләнә. Узган елның шул чорында 107 һәлакәт чыгып, 6 бала һәлак булган, 111е җәрәхәтләнгән. Быел кимү күзәтелсә дә, бу тынычланырга бирми.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт фаҗигаләренең өчтән бере җәйге вакытка туры килә. Әйтик, 2021 елның июнь-август айларында 153 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган (2021 елда барлыгы 15 бала үлгән) һәм 175е зыян күргән. Бу ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми санының 33,8 процентын тәшкил итә.
«Игътибар– балалар!» операциясе барышында Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан бик күп чара оештырылачак. Әйтик, автомобильчеләрнең балаларны йөртүе кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау, яктылык кайтаручы элементларны по пулярлаштыру, балигъ бул ма ганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уздыру күздә тотыла. Алар барышында балаларга бәйле фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк.
Операция барышында автоинспекторлар катнашында балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелыш лары, сәламәтләндерү лагерьларында балаларда юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар уздырылачак.
Әлбәттә, без никадәр ге нә бу хакта сөйләмик, акция ләр уздырмыйк, ата-ана лар бу мәсьәләгә би та раф калса, балалар кат на шында юл-транспорт фа җи галәрен ки сәтү мөмкин булмаячак. Шуңа күрә исе гездә тотыгыз: балаларны юлларда үзләрен генә калдырмас ка кирәк. Юл хәрәкәте кагый дәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балалар, җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында, авырлыкларына һәм үсешләренә туры килә торган махсус җайланмаларда йөртелергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе билгеләвенчә, балаларны шундый утыргычларда 7 яшькә җиткәч тә йөртергә була әле.
Исегездә тотыгыз: балалар – юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев