Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибет кассасында алдауның яңа схемасы

«Синергия» университетының коммерция һәм сәүдә эше кафед расы доценты Алисә Храмова «Прайм» басмасы белән әңгәмәдә супермаркет кассаларында мошенниклык схемалары турында сөйләгән.

«Чектагы артык товар – кассада алдауның иң киң таралган алымнарының берсе. 1-2 товар сатып алына икән, алдашу шактый катлаулы, ә позицияләр күп булса, сатып алучыны алдау гади. Кай чагында сканер штрих-кодны танымый, ә аннары аны ике тапкыр санаган очраклар да була», – ди эксперт. Намуссыз сатучылар чекка артык товар кертә икән, аны махсус код ярдәмендә кулдан өсти. Моннан тыш, кассирлар кайвакыт штрих-кодны сканерлап, сдачаны дөрес бирми һәм балларны үзләренең тупланма карточкаларына кертә.


Алдауның иң еш кулланылган ысулы — «бер товар бәясендә ике товар» акциясе.


«Сатып алучы аның турында белмәскә һәм кассага бер генә товар алып килергә мөмкин. Кассир сатып алучыга акция турында әйтмичә генә чекка махсус рәвештә ике берәмлек товар кертә. Сатып алучы тулы бәясен түли, ә сатучы соңыннан түләнгән икенче товарны үзенә ала», — дип сөйли Храмова.
Эксперт сүзләренчә, касса караклыгына каршы торуның иң нәтиҗәле ысулы – видеокүзәтү һәм кассирның бөтен эшен видеосерверга яздыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев