Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтер Җиңү шатлыгын да, югалту ачысын да яңарта

Сугыш чоры кешеләре иңнәрендә тарих битләренә сыеп бетә алмаган мәхшәрләрне күтәрде.

Дүрт ел барган Бөек Ватан сугышында, кулларына корал тотып, дошманга каршы сугышкан бабайларыбыз, әтиләребез дә, көнне-төнгә ялгап эшләгән әби-әниләребез, яше белән балалыктан чыкмаган малай-кызлар да Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганны, хәтта мөмкин булмаганны да эшләде. Сугышта алынган тән яралары төзәлә, ә хәтер...
9 май көнне иртән иртүк миңа Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Шәүкәт абый Гыйззәтуллин шалтыратты.
– Рәхмәтнең иң-иң олысы сезгә, сеңелем, – диде ул, тавышымны ишетү белән, исәнләшергә дә онытып.
– Нинди рәхмәт?! – Мин аны үз чиратымда бәйрәм белән котларга ашыктым. Ә ул минем бер сүземне дә ишетми, үз шатлыклары турында сөйли дә, сөйли...
– Мине бит котладылар. Яшәгән йортым алдына килеп, урамда бөтен кеше алдында зурлап котлап киттеләр, – тавышыннан ук сизелеп тора, Шәүкәт абыйның хисләре ташып чыккан. – Рәхмәт сезгә, бары тик сезнең язмагыз аркасында миңа бу шатлыклы тәбрикләүләрне ишетергә насыйп булды.
Абыйның, тетрәнеп, шатлыклары белән уртаклашкан сүзләреннән миңа шул аңлашылды: 87 яшен тутырып килүче Шәүкәт абыйны Яшел Үзән җитәкчелеге быел беренче тапкыр Бөек Җиңү көне белән котлаган. Шушы көнгә кадәр, аның, сугышның үзәгендә яшәп, исән-сау калучы кеше булуы турында берәү дә белмәгән. Ул үзе дә бу газаплы елларны бик хәтерләп бетерми! Ләкин әнисенең «Ленинград блокадасыннан исән калган бала син» диеп әйткән сүзләре аңа гомер буе тынгылык бирми. Әнисе белән сөйләшеп утырырга вакыты да булмый аның. Хәрирә апа колхоз эшеннән кайтып керми. Нинди Ленинград, нинди блокада... Ул күп тапкырлар өзек-өзек хәтерендә сакланган истәлек-хатирәләрне яңартып карый, ләкин, бик яшь була шул әле ул елларда.
– Сезнең язма, барысы өчен дә аңа рәхмәтлемен...
Мин «Яшел Үзән» газета сының 2020 елның 8 апрель (№ 26 ,27) санында басылып чыккан «Гыйбрәтле язмыш иясе – Акъегет кызы» дигән язмамны хәтеремдә яңарттым. Акъегет кызлары Вафирә белән Сабираның истәлекләрендә Шәүкәтнең үз урыны бар.
Вафирә апа Шәүкәтнең әти сен дә, туганнарын да, һәрберсен белә, ябык, буйчан гына Шәүкәтне дә бик яхшы хәтерли. Ленинградта блокада вакытында Шәүкәтләр гаиләсе белән бер бүлмәдә яшәргә, җан асрарга, тамак туйдырырга туры килә аларга.
Ленинград блокадасыннан әнисе Хәрирә апа белән Шәүкәт кенә исән-сау чыга. Башта – Краснодарга, ә инде 1943 елда Хәрирә апа улы Шәүкәт белән туган якларына кайтып төшә. 2020 елда Шәүкәт Гыйззәтуллинга бәхет елмая. «Яшел Үзән» газетасы битләрендә басылган язма аша ул кулларында Ленинград блокадасы ветераннары дигән документлары булган ике шаһитын таба. Бу исемне Шәүкәт абый да хаклы рәвештә инде бик күптәннән йөртә ала иде бит. Ләкин үз вакытында аның Ленинград блокадасы баласы булуын дәлилләрлек кәгазьләре дә, шаһитләре дә булмый. Соңлап булса да, үзенә лаек исемне юллауда шаһит булган Вафирә Вәлитова белән Сабира Ганиевага бик рәхмәтле ул. «Тфү-тфү, хәтерләре ях шы, гомерләрен дә бирсен Хо даем!» дигән теләкләрен җиткерә ул аларга.
Шәүкәт Гыйззәтуллинга март аенда «Жителю блокадного Ленинграда» медале тапшырыла. Ә Җиңү бәйрәме алдыннан, 7 май көнне ул гаиләсе белән яшәгән (Гоголь урамы, 23 А) йорт каршында махсус аның өчен бәйрәм оештырыла. Йорт каршысына урындык лар урнаштырыла, Шәүкәт абый гына түгел, әлеге йортта яшәүче берәү дә бу бәйрәмгә битараф калмый. Бәйрәм тантанасында Социаль яклау хезмәткәрләре тарафыннан Шәүкәт Гыйззәтуллинга махсус бүләк тапшырыла, ә Горький исемендәге мәдәни үзәк артистлары тарафыннан концерт номерлары башкарыла.
Шәүкәт абый Гыйззәтул линның аны зурлап, хөр мәтләп, искә алып бәйрәм бе лән котларга килгән һәр кем гә рәхмәте чиксез зур. Мин дә үз чиратымда «Ленинград блокадасы ветераны», Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Шәү кәт Гыйззәтуллинның олы рәхмәтен кабул итеп алып, шәһәр җитәкчеләренә, «Яшел Үзән» газетасы хезмәт кәрлә ренә, ветераннар оешмасына, социаль хезмәткәрләргә, Горький исемендәге мәдәни үзәк җитәкчелегенә, һ.б. бу эшне якынайтуда үзеннән өлешен керткән һәркемгә

  • зур рәхмәтемне ишеттерәм.
    Дәһшәтле сугыш чоры, җиде дистәдән артык ел узса да, ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып, хәтерләрдә кабат-кабат яңара. Сызгырып очкан ядрәләр тавышы әле һаман кемнәрнеңдер төшләренә керәдер, яра, җөй эзләре әле һаман сызлыйдыр. Ә безгә, яшь буынга, шул җөйләрне бернәрсәгә карамастан таптамый тазартырга, ямарга гына кирәк. Ленинград блокадасында катнашкан шәхесләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими. Аларга булган хөрмәтебезне, кадерләребезне җәлләмәсәк икән. Алар бит күпне өмет итми. Бүгенге көндә аларга җылы сүзләр, матур теләкләр дә бик җитә. Бары тик чын йөрәктән генә булсын. Нәкъ менә Шәүкәт абый Гыйззәтуллин кебекләр үз вакытында, исән-имин, сау-сәламәт килеш кадер-хөрмәтне күрә алу, бәхетнең дә олысы бит.
    Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина,
    Мулла Иле-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев