Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар! Хезмәттәшләрем!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Узып баручы ел һәммәбезгә төрледән-төрле бик күп истәлекле мизгелләр бүләк итте. Аларның шатлык китергәннәренең киләчәктә дә дәвамлы булуын телим. 2022 елда барыбызны да бары тик якты һәм куанычлы вакыйгалар, көтелмәгән бәхетле һәм күңелле очрашулар, мәхәббәт һәм татулык көтсен.

Яңа ел эшләребездә уңышлар, яңа максатлар, муллык һәм киләсе көнгә ышаныч алып килсен. Күп милләтле районыбызның, халыклар дуслыгы үрнәге булып, алга таба да зур казанышларга ирешүен теләп калам.

Яңа елда барыгызга да бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге насыйп булсын. Бәйрәмнәр күңел җылысы һәм яхшы кәеф белән тулсын!

Иван Соловцов,
«КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев