Хөрмәтле Яшел Үзән корабль төзүчеләре һәм әлеге тармак ветераннары
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән корабль төзүчеләре һәм әлеге тармак ветераннары

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Яшел Үзәндә суднолар төзү - ул бай тарих, гореф-гадәтләр, хезмәт сөючәнлек һәм сайланган эшкә җаваплы караш үрнәге. Бу безнең кешеләр, аларның һәркайсы илнең оборонага сәләтлелегенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Бүген Горький исемендәге суднолар төзү заводы - Россия Хәрби-диңгез флоты өчен диңгез һәм елга корабльләре, төрле класслы суднолар, хәрби кораблар белән тәэмин итүче иң эре заводларның берсе.

Шунысы куанычлы, бүген, корабльләр төзүчеләр көнендә, заводта 03830 проектының «Метеор – 2020» су асты канатларында тизйөрешле пассажир судносын (СПК) төшерү тантанасы узачак.

Кадерле корабеллар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри казанышлар телим!

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев


Нет комментариев