Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

️ КФУ метеорологы: ике көн эчендә Казанда бер айлык кар явачак

Аномаль җылылык һәм явым-төшем Татарстанга ял көннәрендә киләчәк.

Әгәр Россия Гидрометүзәгенең фаразы чынга ашса, ике тәүлек эчендә Казанда бер айга якын явым-төшем нормасы явачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев "Татар-информ"га хәбәр итте.

"Безгә Төньяк Атлантикадан тагын бер циклон килә һәм температура шактый күтәрелә. Якын көннәрдә Россиянең бөтен Европа территориясендә, шул исәптән безнең төбәктә дә, явым-төшем күп булыр дип көтелә. Әгәр фараз акланса, ике тәүлек эчендә Казанда бер айга якын кар нормасы явачак", - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Казанда айлык явым-төшем нормасы, «Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 41 мм тәшкил итә. Шул ук вакытта узган ике көндә генә шәһәрдә 14 мм яисә айлык норманың өчтән бер өлеше яуган.

Татарстан башкаласында кар катламы хәзерге вакытта 50 см тирәсе тәшкил итә, бу гыйнвар түгел, ә февраль нормасына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев