Кемнәргә 13 «Лада Веста» машинасы тапшырылды?
Машина да бушлай, чыгымнар да каплана.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
20 октябрьдә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тарафыннан, производствода зыян күргән гражданнарга автомат тартмалы, җайлаштырылган 13 «Лада Веста» автомобилен тапшыру тантанасы булды. Бүгенге көндә Татарстанда транспорт белән тәэмин итүгә күрсәтмәләре булган кешеләрнең барысы да автомобиль белән тулысынча тәэмин ителгән. Әлеге мөһим чара производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында узды.
Автомобиль белән тәэмин итү, зыян күрүчеләрне медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерү максатларында уздырыла. Аны алу өчен, медицина-социаль экспертиза учреждениеләре (МСЭ) тарафыннан рәсмиләштерелә торган зыян күрүчене (ПРП) тернәкләндерү программасы нигез булып тора. Документта медицина күрсәткечләре һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршылыклары, шулай ук автомобильнең кирәкле модификациясе күрсәтелә.
Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә. Эксплуатацияләү чорында Социаль фонд елына 3525,88 сум күләмендә ягулык-майлау материалларына чыгымнарны компенсацияли – (квартал саен), шулай ук җиде елга бер тапкыр автомобильне капиталь ремонтлау бәясенең 30%ын.
«Безнең «дүртенче», «бишенче» һәм «җиденче» маркалы жигулилар» тапшырган вакытлар да булды. Күпләр хәтерлидер, беренче бүләк ителгән автомобильләр «Ока» маркалы иде. Ул вакытта аларга сорау бик зур булды. Машиналарны биреп тә өлгермибез, ә янәшәдә сатып алырга әзер торучылар була иде. Бу әлеге автомобильләрнең кешеләр өчен никадәр кыйммәтле һәм кадерле булуы турында сөйли», – дип билгеләп үтте яңа хуҗаларга автомобильләр тапшырганда Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль белән тәэмин итүгә күрсәткечләре булган зыян күрүчеләргә гариза белән Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, йә транспорт чарасын мөстәкыйль сатып алырга һәм компенсацияләү өчен чыгымнарны раслый торган документларны бирергә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев