Әлеге хәл буенча җинаять эше ачыла.
Иркутск өлкәсендә ясалма таудан шуган вакытта кечкенә кыз, машина астына эләгеп, һәлак була.
Фаҗига 29 декабрьдә Урик авылында була.
Тикшерү версиясе буенча, 7 яшьлек кыз таудан шуып төшә һәм юлга чыга. Биредә аны «Таета Спринтер» машинасы таптата.
Бала бик җитди имгәнә, аны Иркутск хастаханәсенә озаталар.
Сабый 2 гыйнварда вафат була.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Фото: vesti.ru
Нет комментариев