Казанда ВАЗ моделе машинасын 1 млн сумга саталар
Казанның автомобиль базарында гадәти булмаган тәкъдим барлыкка килде – 2008 елгы нибары 18,5 мең км йөгереше булган ВАЗ-2107 машинасын 950 мең сумга саталар.
17 ел эчендә "җиделе"нең йөгереше 18,5 мең км тәшкил иткән. Сайтларның берсендә басылган белдерүдән күренгәнчә, әлеге машинаның бәясе – 950 мең сум.
Автомобиль номеры саннарының комбинациясе дә үзенчәлекле икән.
"Жигули" җиденче моделе АвтоВАЗ классик гаиләсенең соңгы вәкилләреннән берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев