Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда көрәш буенча 2021 ел Россия чемпионаты тәмамланды

4 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында билбау көрәше буенча Россия чемпионатының финал ярышлары булып узды.

Россиянең 31 регионыннан 140тан артык көрәшче 10 авырлык категориясендә 60 кг дан алып 130 кг авырлыкка кадәр ярышты.

Чемпионатның тантаналы өлешендә Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, Идел буе физик культура университеты ректоры вазифасын башкаручы Рәфис Борһанов һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

Финал уеннары нәтиҗәләре буенча Россия чемпионы титулын яулаучылар билгеләнде һәм алар Россияне 2022 елда дөнья чемпионатында күрсәтәчәкләр.

Бу мәртәбәле ярышта безнең районнан танылган көрәшче, спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин да катнашты һәм анда ул, 130 кг нан артык авырлыктагы спортчылар арасында 2нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев