Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар ачыла

Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле турист объектларын төзү өчен Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында җиңү яулаган.

Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 млн сум тәшкил итә, шул исәптән: 536,4 млн сум – федераль бюджеттан, ә 203,1 млн сум – республика бюджетыннан.

«Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында яңа объектлар Казанда һәм Татарстанның Баулы, Биектау, Бөгелмә, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба, Тукай, Түбән Кама, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында урнаштырылачак.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан расланган инвестицион проектлар исемлеге Татарстан Республикасы Туризм дәүләт комитетының рәсми сайтында (tourism.tatarstan.ru) куелган. Проектлар субсидия бирү таләпләренә туры китерелеп, комитет тарафыннан сайлап алына. Моның өчен республикада капиталь булмаган модульле объектларны төзүгә субсидияләр бирүнең төбәк кагыйдәләре кабул ителгән.

Мәгълүм булганча, 2022-2024 елларда шул ук программа ярдәмендә Казанда һәм Татарстанның 14 районында 34 инвестицион проект тормышка ашырылган. Аларга 441,6 млн сум бүлеп бирелгән, ә хәзер бу объектлар кунакларны кабул итә.

Истә тотарга кирәк, бу елны Россия Дәүләт Думасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туризмны үстерүгә зур өлеш кертүе билгеләп үтелгән. Россия Федерациясе Парламентының Туризм һәм турист инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков әлегәчә Татарстанга бару – аның зур хыялы икәнен искә алган.

«Капиталь булмаган урнашу объекты» – заводта җитештерелгән, тизрәк урнаштырыла торган корылма. Бу – туристлар өчен ел буе уңайлы һәм куркынычсыз шартларда вакытлыча яшәргә мөмкинлек бирүче контейнер яки глэмпинг төре булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев