Казанда – 23, ә Яшел Үзәндә күпме?
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19ның 28 яңа очракы теркәлгән, барысы да авыру белән контактта булган.
8 кеше хастаханәгә озатыла, 20 кеше өйләрендә дәвалана. Яшь төркемнәре буенча йоктыручылар санына карасак, иң күбе 30дан 50 яшькә кадәр авырыйлар - 11 кеше. Бер очрак 18 яшькә кадәр дә теркәлгән.
Гадәттәгечә, иң күп авыручылар Казанда – 23 очрак, Алабуга белән Менделеевский районында – берәр, ә Яшел Үзәндә өч авыру очрагы.
17 августка Татарстанда 6103 СОVID-19 очрагы теркәлгән. 4929 кеше бөтен чорда савыкты, шул исәптән 4се узган тәүлектә. Шуңа да үзебезне һәм якыннарыбызны саклауны дәвам итәбез, дуслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев