Кайберәүләргә барыбер, ә кемнеңдер йөрәге әрни
Мулла Илендә көтү чыкмый, чөнки авылда яшәүчеләр фикеренчә, көтүчеләр салырга ярата һәм эшләрен ташлаган һәм әлеге җаваплы һөнәрне үз кулына алырга теләүчеләр юк!
Моңа да карамастан кайберәүләр сыерларын урамга гына чыгарып җибәрү җаен тапкан. Рәхәт бит, акча да түлисе юк, маллар да тук.
Авылның түбән башында борынгы мәчет янында күл бар. Терлек шул күлдә коена, кырыйга чыгып эшен башкара икән. Һәм бу күренеш Мулла Иле кебек данлыклы, тарихи авыл уртасында. Йөрәк әрнерлек күренеш, чынлап та! Мәчет янында яшәүчеләр ни эшләргә белми. “Ник халык көтү юк икәнен белә торып, сыерларын чыгара икән? Глава сүз әйтми, чөнки үзенең дә терлекләре урамда йөри!” – диләр.
Инде көтү куарга кеше юк икән, болынга чыгарып бәйләү җаен, яисә электропастух җайланмасы алу турында уйларга кирәкмиме икән?!
Дуслар, сезнең фикерне дә бик ишетәсебез килә. Зинһар, комментарийларда языгыз. Әгәр дә бу хәл туктатылмаса, без үзебез дә шушы көннәрдә Мулла Иленә чыгып, проблеманы газетабызда яктыртачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев