Карамалы Тауда мунча янган
Мунчадагы мич аркасында чираттагы янгын бу юлы Карамалы Тау авылында була.
Биредә көндез мунча түбәсе яна башлый. Хатын-кыз җенесендәге йорт хуҗасы өйдә була һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Ут 3 м ераклыктагы күрше участогындагы мунчага да күчә.
ПСЧ-154 янгын сүндерү хезмәте утны вакытында локальләштерә һәм юкка чыгара. Бер кеше дә зыян күрми. 12 кв м мәйданлы мунча түбәсе генә янып бетә.
Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – җылылык мичен төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев