Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тау мәдәният йортында балалар өчен чын бәйрәм - "Каникулларны кайтарыгыз" дигән театраль-уен тамашасы булып узды

Убырлы карчык, Урман иясе, Бичура һәм Кощей, сүз куешып, балаларның каникулларын урларга һәм аларны мәктәпкә җәй буена кире кайтарырга булган. Тик алар уйлаганча барып чыкмады.

Балаларга ярдәмгә Мальвина һәм Карлсон килде . Алар белән балалар уеннар да уйнадылар һәм каникуллар вакытында үзләренең көчләрен сынадылар. Барлык рольләрне дә театр студиясеннән Мария Марфина җитәкчелегендә Импровизациягә йөрүче балалар башкарды. Әлбәттә, Мария Михайловна үзе дә Карлсон ролендә иде, бер генә күңелле бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми.

 

Тамашада әти-әниләре белән бергә балалар гына түгел , Свияжск урта мәктәбе һәм Түбән Карамалы башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагерьларында да булдылар.

 

Барлык балалар һәм өлкәннәр бик канәгать калды һәм көчле уңай эмоцияләр алдылар. Чөнки тамаша ахырында аларны бию флешмобы көтте, аны барлык кунаклар өчен дә бию студиясеннән Мария Симонова Мария әзерләгән иде. Барлык балалар да бию хәрәкәтләрен бик теләп кабатладылар.

 

Түбән Карамалы бистәсендә балаларны яклау көне менә шулай матур узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев