Каникуллар вакыты билгеле булды
Яшәеш

Каникуллар вакыты билгеле булды

2022 елда мәктәптә көзге каникуллар 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.

Бу чорга 4 ноябрьдә үткәрелә торган Халыклар бердәмлеге көне дәүләт бәйрәме туры килә. Ул җомгага туры килә һәм россиялеләр 3 көн рәттән 6 числога кадәр ял итәчәк.

Мәктәпләрдә яңа ел каникуллары 2022 елның 31 декабреннән башлана һәм 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итә.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре аркасында дәүләт ял көннәре мәктәп каникуллары белән тулысынча туры килә - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр. Шуңа күрә укучылар һәм аларның әти-әниләре 9 гыйнварда бергә мәктәпкә һәм эшкә барачаклар.


Нет комментариев