Зур югалту!
Ул бу вазифада 33 ел эшли.
Табиб Дагыстан дәүләт медицина университетын дәвалау эше белгечлеге буенча тәмамлый. Зеленодольскида хезмәт эшчәнлеген 1989 елда башлый. А.М.Горький исемендәге заводның медицина бүлегендә табиб-терапевт булып эшли. 1991 елдан 2024 елның мартына кадәр 3нче поликлиниканың алыштыргысыз җитәкчесе була. Эшләгәндә Абдулсаләм Абдулбакил улы профессионалларның бердәм коллективын җыя алган, бүген анда 112 белгеч исәпләнә.
Сәламәтлек саклаудагы казанышлары өчен ул РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Зеленодольск районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе коллективы Абдулсаләм Абдулбакил улы гаиләсенең кайгысын уртаклаша.
Ул туган ягында Дагыстанда җирләнәчәк.
Нет комментариев