Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кафе директоры Васильево бистәсендә бала агулануга бәйле хәлгә аңлатма бирде

Бина хуҗасы зыян күргән бала әнисенең барлык дәгъваларына да җавап бирергә әзер.

Васильево бистәсендә бер ханым улына бәйрәм оештырырга булган һәм аны гаилә кафесына алып барган. Әмма икесе өчен дә кичке аш күңелсез тәмамлана - алар хастаханәгә эләгә. Шул ук вакытта малайда җитди йогышлы авыру барлыгы ачыклана. Алар моны кичке аш вакытында йоктыруына 100 процент ышана.

Ханым сүзләренә караганда, барыннан да бигрәк аларда «карбонара» пасты шик уяткан - тәме сәер тоелган. Шулай да улы бик сорагач, сыйны татып карарга аңа да бирә. Һәм нәтиҗәсе көтелмәгәнчә була.

"3-4 сәгатьтән соң безгә кискен начар булды. Без бәдрәфтән чыкмадык, косу, эч китү башланды, баш әйләнде. Бала караваттан тора да алмады. Без хастаханәгә бардык, анда шунда ук баланы калдырырга кирәк, диделәр - бу кискен эчәк агулануы була. Тикшерүләрдән соң балада коронавирус, эчәк инфекциясе һәм гепатит булуы ачыкланды", - дип сөйли зыян күргән баланың әнисе Лия Гыйльметдинова.

Кафе директоры барлык дәгъваларга телдән дә, документаль рәвештә дә җавап бирергә әзер. Әлфия Арефьева сүзләренә караганда, аның бинасында барысы да тикшерелгән һәм сертификацияләнгән. Иң яхшы тәэмин итүчеләр, периодик тикшерүләр нәтиҗәләре уңай, һәм продуктлар сыйфатлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев