Кабат ике үлем...
Яшәеш

Кабат ике үлем...

Бүген Татарстанда таҗ инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.

1955 елгы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кыз сулыш җитмәүдән хастаханәгә озатыла. Тикшерү барышында яңа коронавирус инфекциясе табылган. Хәле онкология авыруы катлаулану фонында начарлана. 19 июльдә авыруның гомере өзелә.

16 июльдә 1970 елгы хатын-кыз РКОД Әлмәт филиалы базасында хастаханәдән тыш ике яклы үпкә ялкынсынуы белән вакытлыча йогышлы дәваханәгә озатыла. Анамнезда эндокрин системаның хроник авыруы булган. 9 августта хатын-кыз үлде. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнарыбыз һәм якыннарыбызның кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев