Израилгә каршы зур операция башлана
Газ секторын контрольдә тотучы ХАМАС хәрәкәте Израилгә каршы зур операция башлануы турында игълан итте.
Бу хакта «Әл-Җәзирә»хәбәр итә.
ХАМАС хәрби канаты башлыгы Мөхәммәт Деф хәрәкәтнең Израильгә 5 мең ракета җибәрүе турында хәбәр итә. Ул барлык Палестин халкын корал алырга чакырды.
Израиль Оборона министры Йоав Галлант Израильнең Көньяк һәм үзәк районнарында Газ секторынан 80 км радиуста гадәттән тыш хәл режимын кертте. Армия Газ секторына җавап һөҗүмнәре ясый.
"Хәлне бәяләгәннән соң юлларны һәм объектларны ябарга, шулай ук Газ секторы тирәсендәге иминлек коймасы периметры буенча районнарда альтернатив маршрутлар буенча хәрәкәткә күчү турында карар кабул ителде«, — дип китерә РИА Новости хәрбиләрнең белдерүен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев