Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

IV сыйныф укучысы белән гранатометчы очрашты

Зеленодольскиның 1нче лицеенда күңелле очрашу булды – махсус хәрби операция зонасына хезмәт итүчеләрнең рухларын күтәрергә ярдәм итүче хат язган укучыны «Алга» батальоны сугышчысы эзләп ­тапты.

Яшел Үзән районы мәктәпләрендә «Солдатка хат» акциясе уза. Балалар махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларга һәм офицерларга хат яза. Хатларның берсен 1нче лицейның 4нче сыйныф укучысы Кадрия Мифтахова язган.

– «Солдатка хат» акция­се турында мин сыйныф җитәкчесеннән белдем. Без гаиләбез белән солдатларга җылы сүзләребезне һәм теләкләребезне юлларга булдык, әмма сугышчыларыбызга хат кына түгел, ә авыр минутларда өйдән килгән хат кисәге һәрвакыт аларның күкрәгендә йөрсен өчен, яхшы теләкләр язылган значоклар да җибәрергә дигән идея килде. Әти фанера кисәкләре кисте, ә без апа белән аларны буядык», – дип сөйли Кадрия.

Ике ел элек Мифтаховлар гаиләсе хат һәм теләкләр язылган 34 значок җибәргән. Посылканы «Алга» батальоны сугышчысы Евгений Зайцев алган. Беренче мотоукчы батальонның гранатометчысы хәрби операциянең башыннан ук алгы сызыкта. Ялга кайткач, Евгений взвод командиры Денис Закиров белән бергә, авыр минутларда аңа ярдәм иткән хат авторына рәхмәт әйтергә карар итә.

Хатны алганда, без Херсон өлкәсендә идек, конвертларны ачтык һәм күз яшьләрен тыя алмадык. Бу бик дулкынландыргыч иде. 40 яшьтән узган ир-атлар елады. Анда, махсус операция зонасында, бу чыннан да мөһим. Безгә кирәкле әйберләр белән посылкалар алганда, бик шатланабыз, әмма нәкъ менә балалар хатлары безнең йөрәкләрне аеруча җылыта. Без аларны саклыйбыз һәм күп тапкыр­лар ачып укыйбыз, – ди ЕВГЕНИЙ ЗАЙЦЕВ.

Денис һәм Евгений шулай ук барлык 4нче «Г» сыйныф укучылары белән очрашты. Балалар сугышчыларга үзләренең нәрсә белән мавыгулары турында сөйләде һәм сораулар бирде. Балачакта безнең сугышчылар секциягә йөргәнме, дигән сорауга, икесе дә «әйе» дип җавап бирде. Евгений Зай­цев хоккей, ә аның командиры шахмат белән мавык­кан.

«Куркуны ничек җиңәргә һәм бу мөмкинме?» – дигән сорауга ДЕНИС ЗАКИРОВ:

– Курку хисе һәркемдә булырга тиеш. Сугыш кырында ул исән калырга ярдәм итә. Башны һәрвакыт эшләтергә кирәк. Әгәр дә син задание­не башкару һәм исән калу өчен стратегия төзисең, уйлыйсың икән, курку чигенеп, синең дустыңа әверелә, – дип җавап бирде.

Озакка сузылган сөйләшүдән соң сугышчылар Яшел Үзән музее фондына хәрби трофейлар – сугыш каешы һәм тегелгән рота символикалары тапшыр­ды, ә балаларга тәмле бүләкләр таратты. Кадрия­гә исә, «Алга» батальоны исеменнән, истәлеккә ак плюш аю бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев