Татарстанда җиңел машина йөртүчесе йоклап киткән һәм йөк машинасына килеп бәрелгән, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган.
Бүген Актаныш районында коточкыч авария булган. 34 яшьлек "Лада Веста" машинасын йөртүче ир-ат руль артында йоклап китеп, каршы як полосага чыккан һәм "Митсубиши" йөк машинасы белән бәрелешкән.
"Лада" автомобилен йөртүче һәм 7 яшьлек пассажир кыз урында вафат булган. Җиңел машинаның икенче пассажиры, 5 яшьлек кыз, җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Фото: Госавтоинспекция МВД по РТ
Нет комментариев