Ишетми калмагыз, яңа закон
Россиялеләрне йөзләрен яшергән кием кигән өчен штрафка тартырга мөмкиннәр.
Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.
Сүз никаб һәм балаклава кию турында бара. Шул ук вакытта проект авторы аңлатуынча, ул куркынычсызлык һәм шәхесне идентификацияләү турында кайгыртуга юнәлдерелгән, киемнең дини аспектларына дәгъвалар юк:
«Закон проектында Полинезия кабиләләренең никаблары, пәрәнҗәләре һәм битлекләре турында бер сүз дә булмаячак. Анда дини мотивация түгел, ә бары тик куркынычсызлык һәм шәхесне идентификацияләү мәсьәләләре аша гына мотивация булачак», — дип аңлатты КПРФ тан Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев.
Штрафның минималь күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк.
Чыганак:TatNews Tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев