Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирем бала табарга мәҗбүр итә (редакциягә килгән хат)

Яшь ханым гаиләсендәге әлеге хәлне телефоннан сөйләп, эчен бушатты. «Әйтәм әле»гә генә язсак, бик зур булыр, башкаларныкы сыймас дип уйладык һәм «Хат килде» рубрикасы астына урнаштырырга булдык. Ничек сөйләделәр, шулай җиткерәбез.

Мин балалар яратмыйм. Аларның елаулары, кычкырулары, мыжгулары җенемне чыгара. Яшь балалар булган кунакта да көчкә түзеп утырам. Әмма минем мондый хисләремне ирем кабул итми. Ул, әле йөргән вакытта ук, өйләнешергә уебызда булмаганда да гел балалар турында сөйли иде.

Мин аның бу ягын, үзенә игътибар җәлеп итү өчен, махсус кыланмыш буларак кабул иттем. Имеш, ул шундый яхшы шәп буйдак егет һәм нәсел дәвамчысын тели. Әмма җитди сөйләгән булып чыкты. Ике бала – кыз һәм ул турында хыяллана. Ул үзе күп балалы гаиләдән, шуңа тормышын шул елаклардан башка күз алдына китерә алмый.
Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, бала табарга теләмим, дип әйттем. Гаиләбезнең ике генә кешедән торуын телим, дидем. Булачак иремнең, әлбәттә, кәефе төште, әмма минем шартларга күнде. Вакыт узу белән тормышка карашым үзгәрер, аналык инстинкты уяныр, дип уйлаган. Бу аның иң зур ялгышыдыр, мөгаен.

Башта бар да чагыштырмача яхшы иде. Яңа фатирга күчендек, ремонт ясадык, яңа эш урыннарыбызда коллективка ияләштек. Ремонт төгәлләнде, хезмәт хакларыбыз яхшы һәм даими – акча да җыелды. Менә шуннан башландыыы...
Һәр иртә «безгә бала кирәк»тән башлана. «Без яшәрә бармыйбыз, ә киресенчә һәм аннары безгә аларны аяк­ка бастыру авыр булачак...» Бу мине бик изә. Нүжәли просто бер-берең белән генә ләззәтләнеп яшәп булмый?! Һәр көн җәнҗал белән төгәлләнә. Инде аның әти-әниләре дә өстемнән төшми. Имеш мин аларның улын бәхетле итә алмыйм, үзем турында гына уйлаучы эгоист хатынмын. Ә мин аларга бер ялгызың гына да бәхетле яшәп булганын җиткерергә маташам, иң мөһиме синең моңа карашың.

Гаиләмдәге хәлләргә карап, минекеләр дә шул бала турында сүз кузгата башлады: «Тап, алайса ирсез каласың!» – диләр. Ә мин ниш­ләргә дә белмим. Хәтта ялгыз калырга да ризамын. Бер нәрсәне яхшы беләм – бала туу мине точно бәхетле итмәячәк.
Минем сәяхәт итәсем килә. Ниһаять, акчабыз бар һәм мин бер тапкыр да булмаган экзотик илләрне барып күрә алам. Хыялларымны чынга ашыра алам: күптән инде парашюттан сикерәсем килә. Бала миңа комачаулаячак кына. Данлыклы ана инстиктына мин ышанмыйм. Кеше балаларны йә ярата, йә юк – башкасы бирелмәгән. Әгәр дә барлык хатын-кызларда ана инстинк­ты уянса, балалар йортлары булмас иде.

Миңа чынлап та ирем белән аерылышырга кирәктер. Мин аны яратам һәм бәхетле булуын телим. Безгә өйләнешмәскә иде. Чөнки кайсыбер мәсьәләләрдә без бөтенләй капма-каршы фикердә.
Менә шундый хәлләр. Әйтәсем килгән нәрсә шул: гаилә корганчы уйлагыз – кешене үзгәртеп булмый.

Сәлам белән, райондашыгыз Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев