14 август якынча 01:10 сәгатьтә Йошкар-Ола-Яшел Үзән автомобиль юлының 10 чакрымында алты транспорт чарасы: ике автобус, ике җиңел автомобиль һәм ике йөк машинасы катнашында зур юл-транспорт һәлакәте булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә бер йөк машинасы йөртүчесе һәлак булган. Өч кеше җәрәхәтләр алган, алар арасында балигъ булмаган бала бар.
Һәлакәт урынына Дәүләт автоинспекциясенең төбәк буенча идарәсе җитәкчелеге һәм тикшерү-оператив төркеме килгән. Фаҗига шартлары ачыклана.
Марий Эл Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте материаллары буенча
Нет комментариев