Җиңел машина белән идарә итүче 6 яшьлек кызны тотканнар
Ир-атлар юлдан барганда «Ford Fiesta» машинасына игътибар итә. Машина бер яктан икенче якка таба маневрлар ясап бара, бордюрга бәрелә-бәрелә йөри.
Аннары машина белән 6 яшьлек кыз идарә итүе ачыклана. Бала хатын-кызның итәгендә утыра. Хатын-кыз исә креслога яткан да берни дә эшләми.
Приставлар машинаны транспорт күп йөри торган чатка җиткәнче туктата алган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре һәм опека органы вәкилләре баланы анасыннан алып, атасына тапшырган. Моңа кадәр суд чыгарган карар буенча, баланы нәкъ менә атасына тәрбиягә тапшырганнар. Ләкин әнисе кызын атасыннан яшергән, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев