Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң мөһиме – халык йөрсен!

Инде барчабызга да мәгълүм булганча, шәһәребезнең Мирный бистәсендә, бик матур урында, каенлыкта мәчет төзелде.

2022 елның 6 гыйнварында хәер-догалар белән беренче таш куелган булса, быел Рамазан аенда инде тәүге тәравих намазы укылды.

Менә шулай, изге эш уйлаганнан да тизрәк һәм җиңелрәк бара. Чынлап та, әле кайчан гына шәһәребезгә керә торган бу урында бушлык иде, хәзер исә манаралы зур иман йорты каршы ала һәм озатып кала. Күңелне динебез, шушы мәчетне булдырган якташыбыз өчен горурлык хисләре биләп ала.

– Бүгенге көндә «Әл-Әнгам» исемен йөртүче мәчет төзелеп беткән диярлек. Һәм аны рәсми төстә ачылган дисәң дә була. Бөтен документларыбыз кулда, Башкала урамы, 57нче йорт адресы буенча урнашкан. Төркиядән махсус заказ буенча ковролин кайтарттык, вакытлыча гына җәеп куйган идек. Бәйрәмгә тулысынча әзер булачак. Бүгенге көндә вак-төяк эшләр генә калды. Икенче катта ишек­ләр куясы бар. Җылылык, су кергән. Инде тәравих намазына бер 10-20 кеше генә җыелыр дигән идем, 100гә якын булды. Әле бер күрерләр дә, килмәсләр дип тә уйлап ялгышканмын, килделәр, Аллаһка шөкер. Мәчет төзибез икән, аңа иң мөһиме – халык йөрергә тиеш, ул буш тормасын. Рамазан ае буе Таджикстаннан килгән Коръән-хафиз Мөхәммәд Назыйм көн дә хәтем кылды. Анысы да сөенечле, – дип сөйли инвестор Әнвәр Миңнуллин.


Проектыннан күренгәнчә, би­­редә тулы бер комплекс бу­лачак. 300 урынлык мәчет зәвык белән эшләгән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен бик уңайлы тәһарәтнамә, Ислам нигезләрен өйрәнү өчен яп-якты сыйныф бүлмәләре, намаз уку өчен иркен зал... Монда керсәң, чыгасы да килми.

Янәшәдә генә 100-120 кешегә исәп­ләнгән хәләл кафе төзелә, анда никах, мәҗлесләр, ифтарлар уздырырга мөмкин булачак. Шулай ук, алга таба мал чалу, машина кую урыны, балалар мәйданчыгы төзиячәкләр. Төп юлдан мәчеткә илтүче юлны салырга кирәк.

Ә инде тулы бер комплексны әйләндереп алу өчен 320 метр коймага заказ биргәннәр. Менә шушы эшләрне башкарасы бар дип, Әнвәр Миңнуллин канатланып, булсын дип, тырышып йөри. Гомумән, мактану, масаю, күп сөйләү кебек сыйфатларны өнәмәүче якташыбыз акрын гына үзе билгеләгән юлыннан алга бара. Төп максаты – гыйбадәтханә һәркемне үзенә тартып, җәлеп итеп торсын, иманыбыз ныгысын, күңелләребез сафлансын, тагын да күбрәк яшьләр дингә тартылсын. Бик тиздән «Әл-Әнгам» мәчетендә дә биш вакыт намазга чакырып азан яңгырар. Ә барлык төзелеш эшләрен төгәлләр өчен Аллаһ ярдәменнән, вә рәхмәтеннән ташламасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев