Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильмира Фатыйхова: «Гаиләнең абруен саклау төп максатыбыз»

«Нечкәбил» – әниләр һәм гаилә матурлыгы бәйгесе 2004 елдан бирле уздырыла.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән киң масш­таблы социаль-мәдәни республика проекты булып тора.

Күптән түгел Казанда В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы сәхнәсендә «Татарстан гаиләләре фестивале-2023» узды. Быел анда 28 районнан, Казан шәһәреннән 31 гаилә катнашты. Яшел Үзәнне Фатыйховлар гаиләсе тәкъдим итте. Ильмира һәм Илнур Фатыйховлар яшел үзәнлеләргә яхшы таныш. Берсеннән-берсе акыллы өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Ильмира озак еллар Яшел Үзән медицина көллиятендә эшли, бүген укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Әлеге фестивальдә якташларыбыз «Гаилә горурлыгы» номинациясендә җиңү яулады. Бәхетле хатын-кыз булуның серләре, гаилә кыйммәтләре хакында без Ильмираның үзеннән сорарга булдык.

– Әти-әниләргә, иремә, балаларга карата булган яратуым, үземнең аларга кирәклегемне тою, кызларымның үсүләрен күзәтү, бәхетле күзләрен һәм елмаюларын күрү – хатын-кызның бәхете менә шушы дияр идем. Һөнәри эшчәнлегем дә миңа бәхет китерә, чөнки мин балачактан медицина хезмәткәре һәм педагог булырга хыялландым. Хыялым чынга ашты – мин булачак медицина хезмәткәрләрен укытам. Мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара ярдәм нигезендә балаларыбызны тәрбияләү, укыту өчен уңай шартлар тудыру һәм гаиләнең абруен күтәрү төп максатыбыз булып тора.


– 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Ә менә сезнең гаиләдә нинди традицияләр саклана?

– 9 майда, бабаларыбызны искә алып, Мәңгелек утка чәчәкләр салу гаилә традициясенә әверелде. Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган туганнарыбыз бар. Әти-әнием үземне дә мәктәптә укыганда ук Җиңү парадына алып бара иде. Олыгайгач, бу тарихи истәлекле көнгә карашым тагын да ныграк үзгәрде.

– Әлеге бәйгедә сезнең гаилә башкалардан кайсы ягы белән аерылып торды соң?

– 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде һәм без укытучылар династиясеннән буларак, бу теманың асылын яктырт­тык. Шулай ук «шәфкатьлелек», «яхшылык», «хәйриячелек» кебек төшенчәләрне искиткеч чыгышларыбыз аша ачып бирергә тырыштык. Безнең өчен бу буш сүзләр генә түгел, менә инде ничә ел безнең гаилә «Добро» волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша. Сүз уңаеннан, әлеге дәрәҗәле бәйгедә шәһәребезне һәм гаиләбезне лаеклы тәкъдим итүдә ярдәм күрсәткән өчен Яшел Үзәннең иң яхшы иҗат коллективларына, медицина көллиятенең «Ак фәрештәләр» хорына, хакимиятебезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Афәрин! Гел шулай гаилә кыйм­мәтләрен саклап, башкаларга да ярдәм итеп, районыбызның үрнәк гаиләсе булып яшәргә язсын. Җиңүегез белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев