Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ике мең сумга кызыгу – судка китергән

36 яшьлек яшел үзәнле, ике ел шартлы сынау белән, 1 ел алты айга ирегеннән мәхрүм.

Кайбер вакытларда чит кешенең банк картасыннан файдалануны җинаятькә исәпләмиләр дә. Юкка. Мондый гамәлләр, чын мәгънәсендә, җинаять кылу булып тора һәм җәзасы да ярашлы гына бирелә.

Менә шулай, Яшел Үзән про­куратурасына да моңа охшаш очрак белән очрашырга ту­ры килә. Һәм алар Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерү­челәре чыгарган гаепләүне хуплый һәм эшне судка җибәрә. Ягъни 36 яшьлек яшел үзәнле банк счетыннын чит кеше мөлкәтен яшерен урлау буенча гаепләнә.

Бу ир, тапкан банк картасын файдаланып, үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлаган килеш, кибеттән 2313 сумлык товар сатып ала. Шуның белән карта хуҗасына зыян китерә.

Тикшерүләр һәм суд утыры­шы барышында бу кеше үз гаебен тулысы белән таный һәм зыянны да каплый. Әмма җәзадан гына котыла алмый.

Яшел Үзән суды ирне гаепле итеп таный һәм, 2 ел шартлы сынау срогы белән, 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Күргәнебезчә, мондый оч­рак­ларда, законны белмәү – җәзадан азат итми, дип әйтә­ләр. Ничек кенә булса да, чит мөлкәткә кызыгырга ярамый. Менә бит, бу егет тә 2 мең сум акча өчен, төрмәгә реаль эләкмәсә дә, үзенең биогра­фиясен пычраткан. Хәзер аңа кыек атларга да ярамаячак.

Бик мөһим һәм кызык­лы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43
yashel_uzen@mail.ru

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев