30 һәм 45 яшьлек ике ир-атка Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бөерләр күчереп утырттылар.
Табиблар сүзләренчә, ике операция дә сәгать ярым дәвам итте һәм штат режимында узды.
Федераль трансплантология үзәге белгечләре БСМП табибларын әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын һәм трансплантологияне алга таба үстерү өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтә.
БСМПда бөерләрне трансплантацияләү программасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы буенча старт алды.
Нет комментариев