Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Игътибар: Яшел Үзән хастаханә шәһәрчеге территориясенә керү юлы үзгәрә

Хөрмәтле Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары!

3 июль көнне, Гоголь урамында хәрәкәт ябылу сәбәпле, хастаханә шәһәрчеге территориясенә Паратская урамы ягыннан терапевтик корпусның 6 катлы бинасы капкасы аша керергә мөмкин булачак.

Машина йөртүчеләрдән әлеге капка янындагы парковкада игътибарлырак булуларын сорыйбыз, чөнки нәкъ менә монда ашыгыч медицина ярдәме машиналары да йөриячәк.

Бу көнне хастаханәгә бик ашыгыч булмаганда шәхси транспортта йөрмәскә киңәш итәбез. Исегезгә төшерәбез, хастаханә шәһәрчегенә керү пропусклар буенча гамәлгә ашырыла. Автотранспорт өчен морг бинасы янында тукталыш ачылачак.

ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев