15 апрельдән 25 апрельгә кадәр Яшел Үзән, Норлат, Рус Әҗәле, Новопольск, Раифа, Осиново авыл җирлекләре территориясендә, Васильево һәм Карамалы Тау бистәләрендә тавыш сиреналарын планлы тикшерү уздырылачак.
Тавыш сиреналары сөйләм кисәтүләре: "Игътибар! Гражданнар оборонасы штабы сөйли, халыкка хәбәр итү тикшерелә!» дигән сүзләр белән практик рәвештә эшләтеп тикшереләчәк.
Тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.
Нет комментариев