Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идарә вебинарга чакыра

2021 елның 9 декабрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «Иминият взнослары буенча шәхси эшкуарларның теркәлгән түләүләрен түләү тәртибе.

 2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары. Салым билгеләүнең махсус режимнарын куллану үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә уза.

Вебинарның спикерлары булып юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина һәм 3нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча сорауларны турыдан-туры эфирда чатта язма рәвештә бирә ала. Катнашу - бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.

Вебинарда катнашу өчен кирәк:

  • әлеге сылтама буенча күчәргә: https://w.sbis.ru/webinar/78c2cf9f-34db-436ba3ea-0baa..;
  • ачылган биттә «катнашачакмын» дип басыгыз.
  • чарага теркәлү;
  • вебинар алдыннан сылтаманы ачарга һәм "вебинарга күчәргә" басарга.


Онлайн-вебинарлар республика халкының салым грамоталылыгын арттыру, шулай ук салым органнарының ачыклыгын үстерү, бизнес белән оператив хезмәттәшлек итү һәм салым белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә. Семинарлар кысаларында салым түләүчеләр белән салым белән идарә итүнең хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев