Яхшылык кыйпылчыклары
Өч тамчы зирәклек
Гаилә ял көнен пляжда уздырырга булган. Балалар су коенган һәм комнан замоклар төзегән. Кинәт еракта бер кечкенә генә карчык күренгән. Чал чәчләре җилдә тузгыган, киеме пычрак һәм ертылып беткән. Үзе комнан нәрсәләрдер алып сумкасына тутыра һәм үз эченә сөйләнә икән.
Әти-әниләр балаларын яннарына чакырып алганнар һәм әлеге карчыктан ераграк торырга кушканнар. Болар яныннан, әледән әле бөгелеп комнан нидер ала-ала узганда, гаиләгә елмайган, тик аның мондый сәламенә беркем дә җавап бирмәгән.
Берничә атна узгач кына, әлеге гаилә бу карчыкның бөтен гомерен, балаларның аякларын кисмәсен дип, пляжда пыяла кыйпылчыкларын җыюга багышлавын белгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев