Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчете территориясендә чишмә ачылды
Чишмә – чисталык, сафлык билгесе
Әлеге чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, протоирей Святослав атакай, «Меценатлар» җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов һәм «Кеше приюты»н оештыручы Азат Гайнетдинов катнашты.
– Бүген без Яшел Үзәндә беренче «Чишмә» проектын ачабыз. Әлеге проектның уникальлеге шунда ки, ул безнең меценатлар тарафыннан төзелгән һәм дәвам ителәчәк. Районда мәчетләр күп, һәм без бу эшкә ярдәм итәчәкбез. Бу чишмәне оештыручыларның барысына да зур рәхмәт! – диде Михаил Афанасьев.
Беренче су белән тәэмин итү пунктлары Лаеш районында ачылган иде. Бүгенге көндә республика буенча 30 пункт исәпләнә. Проектның бәясе 1,5 -1,7 млн сумнан артык.
- Хәйрия эшләрен башлап, бу өлкәдә үз өлешен керткән кардәшләргә Аллаһның рәхмәте яусын. Дөрестән дә, шәһәребездә мондый яңа юнәлештә проектларның оешуы, чишмәләр ачылуы сөенечле күренеш. Чөнки, чиста су ул безнең сәламәтлегебезгә шифа. Аллаһ кушып, изге эшләр тагын хәерле, дәвамлы булуы, матур яшәвебезгә бер сәбәп, – дип сөйләде Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Хәзер һәрбер теләүче, урамда йөргәндә яки мәчеткә килгәндә эчәргә яраклы чиста су җыя, сусавын баса ала. Саф, чиста су тәннәребезгә сихәт бирсен. «Чишмә» проекты дәвамлы булсын. Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев