28 яшьлек яшел үзәнле, «Мирный» бизнес-үзәгенең 3нче катындагы ирләр бәдрәфендәге, «Союз» идарәче компаниясе ҖЧҖнеке булган 3667,50 сумлык «BALLU BAHD-2000dm» маркалы кул киптергечне урлап, качкан.
Шул рәвешле ул РФ ҖК 158 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылып, чит кешенең милкен яшерен урлаган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган, аңа карата торган урыныннан китмәү һәм үзен тиешле тәртиптә тоту рәвешендә сак чарасы сайланган.
Эш Яшел Үзән районы буенча 7нче суд участогы җәмәгать судьясына җибәрелгән.
Нет комментариев