Яшел Үзәннең 5нче гимназия мәктәп яны лагеренда ГТО фестивале узды
Яшәеш

Яшел Үзәннең 5нче гимназия мәктәп яны лагеренда ГТО фестивале узды

Әлеге чара Россия көне уңаеннан үткәрелде.

Катнашучылар төрле дисциплиналарда осталыкларын күрсәтте: озынлыкка сикерде, отжимание ясады һәм спринт йөгерделәр. Барлык командалар азарт һәм илһам белән көрәште, иң югары нәтиҗәләргә омтылды.

Җанатарларның ярдәм итүе бәйрәмгә үзенчәлекле кәеф өстәде. Ә бүләкләү тантанасының финал өлешендә һәр катнашучыга ГТО тестлаштыру үзәгеннән истәлекле призлар бирелде.

Бу фестиваль яшьләрне берләштергән һәм команда рухын ныгыткан чын спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелде. 

Зеленодольск. Учительская


Нет комментариев