Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше зур

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зеленодольск муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде. Әлеге визит кысаларында кунакларга берничә урында төрле чаралар тәкъдим ителде. «Порт» яшьләр үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары МХОда катнашкан егетләр белән очрашты. Шулай ук, студентлар өчен деструктив әңгәмә оештырылды. Шул ук көнне Васильевода Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында парламент дәресе оештырылды.

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру комиссиясенең күчмә утырышы узды. Фикер алышу һәм партия эшенә анализ ясау өчен ветераннар һәм МХО катнашучылары, предприятие хез­мәткәрләре, Зеле­нодольск районы активы чакырылган иде. Утырыш алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә белән танышты.

– Яшел Үзән халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертте. Предприятиеләренең эше бүген дә үрнәк булып тора, – дип белдерде парламент башлыгы. – Бөек Ватан сугышы елларында фронт сезнең продукциягә мохтаҗ иде. Бу – өлкән буынның батырлыгы, бөек казанышы, нинди генә авырлык кичерсәләр дә, мөһим бурычларны үтәү өстенлекле булды. Сез җиңүгә зур өлеш керттегез. Һәм бүген дә шундый ук ритмда дәвам итегез.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызык­лаганча, Зелено­дольск предприя­тиеләре продукция­сенә бүгенге көндә дә ихтыяҗ зур. Моннан тыш, шәһәр һәм районда яшьләр белән патриотик тәрбия буенча эш җайга салынган.

– 2025 елның 15 гыйнварында, Рос­сия Прези­денты Владимир Путинның 16нчы Указы белән, Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мактаулы исем бирелде. Бу безнең өчен зур горурлык, – диде Михаил Афанасьев сәламләү чыгышында. – «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын шәһәр күле территориясендә урнаш­тырачакбыз.

Әлеге карар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша шәһәрлеләрнең фикерен җыйганнан соң, иҗтимагый оешма активистлары, сәнәгать­челәр һәм ветераннар Советы белән очрашканнан соң туды. Стеланы якынча сентябрьгә урнаштырырга ниятлиләр. Май башына Җиңү паркын ремонтлау төгәлләнәчәк, капиталь ремонттан соң Мәдәни-тарихи мирас музее ачылуга әзерләнә.

Утырышта шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм хезмәт династияләренең гаиләләрен хөрмәтләделәр. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә паспортлар тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев